2440,9 квадрат метр мәйдандагы киңлекне капиталь төзекләндерү эшләренә республика бюджетыннан 233 миллион сум акча бүлеп бирелгән.
Төзекләндерү эшләре бу елның июнь аенда башланган. Балалар бүлекчәләрен заманча таләпләргә туры китереп үзгәрткәннәр. Эшләр нәтиҗәсендә бүлекчәләрдә тугыз койка- урын булдырылган, өстәмә техник бүлмәләр төзекләндерелгән, реанимация бүлеге заманча медицина җиһазлары һәм җайланмалары белән тулыланган.
Моннан тыш, 2 нче балалар стационар бүлекчәсендә һәм азык-төлек блогында капиталь төзекләндерү эшләре башкарылган. Биредә инженерлык челтәрләрен, сантехниканы, электр һәм аз яктырта торган җайланмаларны алыштырганнар, вентиляциянең суырткыч системасын көйләгәннәр. Шулай ук бүлекчәгә җиһазлар һәм медицина техникасы сатып алынды, дип хәбәр итә Казанның Сәламәтлек саклау идарәсе.
2 нче стационар бүлекчә нәни пациентларны 11 ноябрьдән кабул итә башлаган. Балалар анестезиология-реанимация бүлекчәсе бүген ачылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез