Газетага язылу

Республика юлларын төзекләндерү өчен 200 миллиардтан артык сумма тотылачак

Россия Хөкүмәте федераль һәм төбәк юлларын төзү-төзекләндерү буенча биш еллык планны раслаган. Аңа Татарстандагы олы юллар да кергән. Премьер-министр Михаил Мишустин бу җәһәттән боерыкка кул куйган.

Республикада 200 миллиардтан артык суммага эш башкару күздә тотыла. Программа 2026–2028 елларга исәпләнгән. Федераль юлларда 100 чакрымнан артыграк озынлыктагы участокларны киңәйтү-төзекләндерү каралган. Эшләр М7, Р239 һәм Лаеш районындагы юлларга кагылачак. Шулай ук күперләрне ремонтлау, җәяүлеләр өчен юл аша чыгу корылмаларын төзү, яктырткычлар урнаштыру күздә тотыла.

 

«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысасында 2031 ел азагына кадәр илдә барлыгы 2 мең чакрымнан артыграк озынлыкта федераль һәм төбәк юлларын төзү-төзекләндерү планлаштырыла. Моның өчен 9,1 триллион сум каралган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре