Республика юлларында бозлавык көтелә

Шимбә көнне Татарстан территориясендә томан төшүе, кар һәм юеш кар явуы көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көн болытлы булачак, аерым районнарда төнлә бозлавык хасил булуы көтелә. Талгын җил исәчәк.

Төнлә һава температурасы -2..-7, көндезге сәгатьләрдә -5..0 градус тәшкил итәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре