Республика көнендә бәйрәм салютыннан соң өстәмә транспортлар йөриячәк

Иртәгә Казанда, Республика көне уңаеннан бәйрәм чаралары үткәрелгәнлектән, кайбер урамнар ябыла, транспорт хәрәкәте чикләнә, җәмәгать транспорты эше көчәйтелә. Бәйрәм салютыннан соң өстәмә транспорт бирелә. «Массакүләм чаралар кайбер уңайсызлыклар тудырачак», – дип кисәтте шәһәр башкарма комитетының мәдәният идарәсе башлыгы урынбасары Эмиль Мостафин.

Казансу акваториясе сәгать 16.00дән аз сыйдырышлы суднолар өчен чикләнә. 29 һәм 30 августта – Федосеевская урамында (Батурин урамыннан Касаткин урамына кадәр), 31нче август 7.00 сәгатькә кадәр Декабристлар урамыннан Әпсәләмов урамына кадәр участокта Сибгат Хәким урамы буенча хәрәкәт ябыла.

25 августтан 31 август сәгать 11.00гә кадәр Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйри, Зәйни Солтан урамнарында транспорт хәрәкәте чикле булачак. 31 август сәгать 18.00гә кадәр Чернышевский урамыннан 1 Май мәйданына кадәр Кремль урамы ябык булачак.

30 августта «Казан» ат-спорт комплексы каршындагы парковка ачык булмаячак.

Эмиль Мостафин әйтүенчә, 30 августта шәһәр җәмәгать транспорты, ял көне режимы буенча, 23 сәгать 30 минутка кадәр эшләячәк. 12.00дән 23.30га кадәр 32 автобус, 5 троллейбус, 5 трамвай маршруты эше көчәйтелә.

Бәйрәм салютыннан соң өстәмә транспорт бирелә. ЦУМ һәм Спорт сарае арасындагы тукталыштан Киров һәм Мәскәү районнарына кайтып китеп булачак. Казансу ягыннан Казан циркы янындагы ноктадан Вахитов, Идел буе, Совет районнарына транспорт бирелә. Яшьләр үзәге янында – Вахитов, Идел буе Совет районнарына, «Казан» гаилә үзәге янында Авиатөзелеш, Яңа Савин, Киров, Мәскәү, Совет районнарына таба, Үзәк стадионнан ерак түгел тукталыштан Идел буе районы һәм Биектауга таба транспорт булачак, дип яза Татар-информ.

Бәйрәм көннәрендә транспорт хәрәкәте турында (843) 223-28-28 кайнар линиясе аша белешергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре