Республика кырларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә

Республика кырларында терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ленар Гарипов белдергәнчә, бүгенгә 387 мең тонна печән һәм 1 миллион 762 мең тонна сенаж хәстәре күрелгән.

Республика буенча 1 баш терлеккә уртача 14 центнер азык туры килә. Бу – планда каралганның 35 проценты дигән сүз. Кайбыч, Бөгелмә һәм Чистай районнарында кирәкле күләмнең 50 процентыннан артыграк азык әзерләнгән. Әмма 14 районның күрсәткечләре республика буенча уртача саннан кимрәк. Әйтик, Яшел Үзән районының «Красный Восток» хуҗалыклары 1 баш терлеккә нибары 8,8 центнер гына азык әзерләп куйган.

Шәхси ярдәмче хуҗалыклар өчен терлек азыгы җыю дәвам итә. Бүгенгә ихтыяҗның 64 проценты күләмендә – 538 мең тонна печән хәстәре күрелгән инде. Мамадыш, Биектау, Чирмешән, Алабуга районнары авыл халкын печән белән тулысынча тәэмин иткән. Шул ук вакытта Апас, Лаеш, Кама Тамагы, Актаныш һәм Питрәч районнарына бу җәһәттән эшне көчәйтергә кирәк. Соңгы елларда нәкъ менә шушы районнарда шәхси хуҗалыкларда сыерларның баш саны кимүгә юл куелган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре