Тикшерү ачыклаганча, коммерцияле фирмалар аның белән дәүләт контрактлары төзегән вакытта, баш табибның шәхси чыгымнарын – көнкүреш техникасын һәм автомобиль арендасын түләгән. Шулай ук Илгиз Һидиятов гомерен 5 млн сумга иминиятләштерү турында мәгълүматны яшергән һәм туганы исеменә 17 млн сумлык милек теркәгән.
- Илгиз Һидиятов 1973 елның 31 маенда туган. Ул Казан дәүләт медицина институтын «Дәвалау эше» белгечлеге буенча тәмамлаган.
- 1997-1998 елларда хирургия буенча интернатура уза. 2006 елда Татарстан Республикасы Президенты каршындагы дәүләт хезмәте институтында белем ала. 2020 елда КДМАда сәламәтлек саклау һәм җәмәгать сәламәтлеген оештыру буенча квалификациясен күтәрә.
- Табиблык эшчәнлеген 1998 елда Республика клиник хастаханәсендә башлый. 2005 елдан 2009 елга кадәр Питрәч үзәк район хастаханәсен җитәкли. 2009 елдан 2018 елга кадәр Яшел Үзән үзәк район хастаханәсен җитәкли. 2018 елның апрелендә Республика онкология диспансеры баш табибы итеп билгеләнә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез