Республика Президенты, Яшьләр көнен санитар таләпләрне үтәмичә үткәргәне өчен, Чаллы шәһәре мэрына кисәтү ясады.
Массакүләм мәгълүмат чараларында Чаллыда узган бәйрәм мәйданыннан фото-видеолар пәйда булды, анда чара вакытында меңләгән кешенең социаль дистанцияне үтәмичә һәм шул ук вакытта саклау чараларыннан башка булуы күренә.
Рөстәм Миңнеханов башлыкка чараны тиешенчә оештырмаган өчен җаваплы кешеләрне табарга һәм тикшерү нәтиҗәләрен хәбәр итәргә кушты. Моннан тыш, Президент башлыкларга санитар – эпидемиологик таләпләрне үтәмичә чаралар үткәрүгә юл куймаска дип белдерде. Һәркем үз территориясендә моның өчен җаваплылык тотачак, - дип билгеләп үтте Президент.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез