Республика Рәисе: Эшкуарлык – ул тормышны яхшы якка үзгәртүче кешеләр»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Советына еллык юллама белән чыгыш ясаганда, төбәкнең социаль-икътисади үсешендә кече һәм урта эшкуарлыкның аерым ролен ассызыклады.

«Кече һәм урта эшкуарлык безнең республиканың социаль-икътисади үсешендә аерым роль уйный. Глобаль үзгәрешләргә карамастан, Татарстанда бизнес югары адаптивлык күрсәтте – КУЭ саны һәм алардагы эшләүчеләр саны артуын дәвам итә», – дип билгеләп үтте Миңнеханов.

Ул эшкуарлыкның – ул хәбәрнамәләрдәге саннар гына түгел, ә үз хезмәтләре белән яңа эш урыннары булдыручы, республика икътисадына өлеш кертүче һәм күп кешеләрнең тормышын яхшы якка үзгәртүче кешеләрнең тере тарихлары булуын ассызыклады.

ТР Рәисе илһам бирүче эшкуарларның казанышларына мисаллар китерде. Алар арасында – күп балалы ана, илкүләм югары технологияле җитештерүне уңышлы үстерүче, продукциясе бөтен илгә танылган һәм дөньяның 38 иленә экспортка китүче Радмила Белавина. Ярослав Желонкин Россиядә елның иң яхшы яшь сәнәгатьчесе дип танылды.

Карина Пикулева, башта үз-үзенә эш бирүче булып башлаган, бүген үз тармагында иң яхшыларның берсе булып танылды, ә социаль эшкуар һәм хәйрияче Дилә Хәйруллина мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен эш урыннары булдыра.

Рөстәм Миңнеханов аларны шәхсән хезмәтләре һәм Татарстанны үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов Татарстан Рәисе милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет" Раис

Көн хәбәре