Газетага язылу

Республика урманнарында быел 225 ял зонасы тәртипкә китерелгән

Татарстанда быел урманнарга ял итәргә килгән гражданнар өчен 225 урын төзекләндерелгән. Бу хакта ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының урман фондын саклау һәм яклау секторы мөдире Әнәс Сөнгатуллин хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Урманда гражданнар ял итә торган зоналарны тәртипкә китерү урманнарны янгынга каршы төзекләндерү чаралары комплексына керә. Мондый мәйданчыкларның булуы рәсми булмаган ял итү урыннары барлыкка килү һәм янгын чыгу ихтималын сизелерлек киметергә ярдәм итә», - дип белдерде Әнәс Сөнгатуллин.

«Параллель рәвештә халык арасында агитация-аңлату эшләре дә алып барыла. Шулар арасында янгынга каршы тематикага багышланган баннерлар, аншлаглар һәм мәгълүмати такталар урнаштыруны, басма материаллар – листовкалар һәм буклетлар таратуны, шулай ук агарту акцияләрен оештыруны әйтеп үтәргә мөмкин», – дип өстәде ул.

Урман фонды җирләрендә урман янгыннары мәйданының кимүе «Татарстан Республикасында урманнарны саклау» төбәк проектының (ул «Экологик иминлек» илкүләм проектының «Урманнарны саклау» федераль проектына керә) максатчан күрсәткечләреннән берсе булып тора.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре