Республика халкы бик сирәк очрый торган астрономик күренешне күрә алачак

28 февральдә Кояш системасының җиде планетасы«бер сызыкка» төзеләчәк. Бу планета парады дип атала.  

28 февральдә Татарстан халкы сирәк очрый торган астрономик күренешне – планета парадын күрәчәк. Айның соңгы көнендә Кояш системасының җиде планетасы – Меркурий, Венера, Марс, Юпитер, Сатурн, Уран, Нептун – «бер сызыкка» төзеләчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәте яза.

Планеталарның парады яңа ай тууы белән туры килә, шуңа күрә Татарстан халкы яхшы һава торышы булга очракта Уран һәм Нептун кебек ерактагы объектларны күзәтә алачак. Моның өчен яхшы оптик телескоп кирәк булачак.

Галим Юрий Нефедов билгеләп үткәнчә, 28 февральдә һава шартлары күзәтү өчен уңайсыз булса да, планеталарның парадын элек тә, соңрак та күрергә мөмкин булачак. Ул өстәп әйткәнчә, инде хәзер үк Кояш баеганнан соң берничә планетаны карарга мөмкин, алар әлегә дугага тезелеп җитмәгән, ләкин акрынлап бу форматка якынлашалар. Моннан тыш, быел планеталарның тагын өч кече парады көтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре