Экология һәм табигать ресурслары министрлыгыннан хәбәр ителгәнчә, 4798 мәсьәлә хәл ителгән инде. 1618 мөрәҗәгать – «Мәктәп патруле» мобиль кушымтасы аша, 1093 е – «Халык контроле», 164 е – «ПОС» элемтә платформасы, 2360ы министрлыкның интернет-кабул итү бүлеге аша алынган.
Шикаятьләрнең иң зур өлеше (2689) тиешсез урыннарда чүплекләр барлыкка килүгә бәйле. Барлык мөрәҗәгатьләрнең 51 процентыннан артыгы шул хакта. Моннан тыш 855 шикаять – һава сыйфатына, 548 е – су сыйфаты, 42 се – табигый инфраструктураларны саклауга, 1101 е башка экологик проблемаларга кагылышлы.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез