Газетага язылу

Республика халкы ярдәме белән махсус операция зонасына мотоцикллар, дроннар тапшырылды

«Балаларга һәм яшьләргә ярдәм күрсәтү фонды» хәйрия фонды гуманитар йөк партиясен махсус хәрби операция зонасына китерде, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Хәрбиләргә кирәкле әйберләр җыюда фонд волонтерлары гына түгел, эшмәкәрләр, иҗтимагый һәм дини оешмалар, Татарстан казаклары, шулай ук республиканың битараф булмаган халкы да булышкан.

Хәрбиләргә дүрт мотоцикл, Starlink интернетының сигез иярчен системасы, пилотсыз очу аппаратлары, 10 автоном мич, генераторлар, суыткычлар, мунча миче һ.б. әйберләр озаттылар. Шулай ук туганнары җибәргән посылкалар тапшырылды.

Бу – махсус хәрби операция зонасына әлеге фонд җибәргән гуманитар ярдәмнең 12нче партиясе.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луганск , донецкая , луганская , переселенцы , украина , фейк , санкции , импортозамещение , «служба по контракту» , мобилизация , мобилизованные , «специальная военная операция» , «герой рос

Көн хәбәре