“Ярдәм янәшә!” хәрәкәте активистлары Луганск Халык Республикасындагы Лисичанск шәһәрендә яшәүче балаларга Яңа ел могҗизасы бүләк итәргә булган. Шул максаттан алар биредә яшәүче балаларга бүләк җыюны башлап җибәргән.
Лисичанскида яшәүче балаларны сөендерергә уйлаган һәркем моңа үз өлешен кертә ала. Сабыйларга дигән бүләкләрне гуманитар ярдәм пунктларына китерергә кирәк. Аларның адресларын ярдәм.рф сайтында табарга мөмкин. Кызыксындырган сорауларга җавапны 8-800-350-02-16 номерына шалтыратып та табарга була.
– Бүген Лисичанск шәһәрендә төрле яшьтәге 2000 бала яши. Килеп туган вәзгыять аркасында, алар Яңа ел могҗизасыннан мәхрүм калырга тиеш түгел. Балаларга пластилин, кул эшләре өчен кирәк-ярак, уенчык, канцелярия товарлары да менә дигән бүләк булачак, – ди “Ярдәм янәшә!” хәрәкәте координаторы Тимур Сафин.
Аның сүзләренә караганда, халыктан җыелган бүләкләр сабыйларга вакытында тапшырылачак.
Билгеле булганча, бүген республикада 84 гуманитар ярдәм җыю пункты эшли. Аларда җыелган әйберләр башкаладагы ике зур складка озатыла. Биредә аларны яңадан бер кат тикшереп чыгып, Лисичанск шәһәренә юлларга әзерлиләр. Бу эштә “Ярдәм янәшә!” хәрәкәте активистлары актив катнаша. Ике атнага бер тапкыр Татарстаннан Лисичанскига гуманитар ярдәм төялгән йөк машиналары юлга чыга.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез