Оешма мәгълүматлары буенча, гуманитар ярдәм пилотсыз очу аппаратлары аерым батальоны хәрбиләренә тапшырылачак, ул Казанның халык полклары һәм битараф булмаган гражданнар тарафыннан җыелган. Кыска гына вакыт эчендә 20 тартма медикаментлар, квадроцикл, 10 рация, өч тонна азык-төлек һәм 30 маскировка челтәрен үз эченә алган йөк формалаштырылган.
Гуманитар йөк составына автомобильләр өчен запас частьләр, җылы киемнәр, дару препаратлары һәм хәрбиләр сораган башка җиһазлар да кергән.
«Гуманитар йөкнең чираттагы партиясе «Барысы да җиңү өчен!» акциясе кысаларында җибәрелде», – дип билгеләп үтте Халык фронтының Татарстандагы бүлеге башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез