Өлкәннәргә су коену өчен куркынычсыз температура 18-20 градус тәшкил итә, ә балалар өчен – 25 градустан да ким түгел, дип искә төшерә ТР Кече суднолар буенча баш дәүләт инспекторы Денис Мокеев. Салкын суда коенганда өшү, көзән җыеру, хроник авырулар кискенләшү, баш мие кан тамырлары спазмы, йөрәк-кан тамырлары системасы белән проблемалар булырга мөмкин, дип өстәде ул.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсендә су коену сезонының 1 июньдә ачылуын искәрттеләр. Моңа кадәр сулыкларда коенудан тыелырга кирәк.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез