Газетага язылу

Республикада 1,3 мең авылга автолавкалар хезмәт күрсәтә

Татарстанда 1,3 мең авылга автолавкалар хезмәт күрсәтә. Бу хакта республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов әйтте.

“Татарстанда кечкенә һәм ерак урнашкан авылларга күчмә сәүдәне Татпотребсоюз оештыра. Автолавкалар районнарның башкарма комитетлары раслаган график буенча йөри. Бүген Татарстанда 1,3 мең торак пункта шундый хезмәт күрсәтелә. Аларга 135 автолавка йөри”, – диде ул.

Ленар Гарипов әйтүенчә, бер автолавканың айлык товар әйләнеше 390 мең сум тәшкил итә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре