Газетага язылу

Республикада 20дән артык компания пилотсыз очкычлар җитештерү белән шөгыльләнә

Татарстанда пилотсыз очкычлар җитештерү белән шөгыльләнә торган 20дән артык компания эшли. Аларның саны соңгы елларда «Пилотсыз очу аппаратлары» профильле илкүләм проекты ярдәмендә сизелерлек артты.

Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары, «Дрон Экспо» форумын оештыру комитеты секретаре Иван Колчин ТАСС агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

«Хәзер республикада бу юнәлештә егермедән артык предприятие эшли. Соңгы елларда пилотсыз аппаратлар авыл һәм урман хуҗалыгында, электр, нефть үткәргечләр мониторингы, экологик күзәтчелек һәм башка бик күп өлкәләрдә кулланыла», – диде ул.

Татарстанда пилотсыз системалар белән эшләү өчен кадрлар әзерләү буенча да зур эш алып барыла һәм бу өлкә өчен кадрлар потенциалы формалаштырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре