Республикада 268 кеше коронавирус йоктырган

Татарстанда узган тәүлектә коронавирусның 268 яңа очрагы теркәлгән, 27 кеше хастаханәгә озатылган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«18 яшькә кадәрге балалар – 61 кеше», - дип искәрттеләр ведомствода.

Казанда – 74, Түбән Кама районында – 25, Чаллыда – 19, Балтач һәм Яшел Үзән районнарында унсигезәр очрак ачыкланган.

Пандемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 137 786 очрагы теркәлгән, 129,7 меңнән артык кеше (шуларның 573е – узган тәүлектә) терелгән.

Республикада барлыгы 2 502 206 кеше (шуларның 1 045е – узган тәүлектә) коронавируска каршы прививка ясаткан, 1,9 миллионнан артыгы икенче дозаны да алган. 283 577 кеше кабат вакцинация узган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре