Республикада 30 меңләп кеше “Тоталь диктант” язарга ниятли

Республикада 30 меңләп кеше “Тоталь диктант” язарга ниятли. Быел әлеге чара 20 мәртәбә уздырыла. Диктантны Россиянең барлык төбәкләрендә дә 8 апрельдә язачаклар. “Тоталь диктант” ел саен уза һәм рус теле буенча белемне тикшереп карау, хаталарны анализлап, белгечләрдән киңәш-табышлар ишетү мөмкинлеге бирә.

“Әлеге акциядә катнашучыларның саны елдан-ел арта. Ул олысына да, кечесенә дә, төрледән-төрле һөнәр ияләрен кызыклы. Ә рус теленә, грамоталылыкка кызыксыну арту – бик мөһим нәрсә”, – диде “Татарстан Республикасының Рус милли-мәдәни берләшмәсе” төбәк иҗтимагый оешмасы идарәсе рәисе Ирина Александровская. Татарстан башкаласында барлыгы 200ләп мәйданчык эшләячәк. Ә инде диктантны укыячак дикторлар арасында Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры директоры урынбасары Юрий Ларионов, “Татарстан халыкларының яшьләр ассамблеясе” иҗтимагый оешмасы рәисе Тимур Кадыйров та бар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре