Вакансияләрнең күпчелеге – 79 проценты эшче белгечлекләренә туры килә. Тагын 21 проценты – акыл хезмәтенә бәйле эш урыннары. Эшкәртү производстволары бигрәк тә аппаратчылар, инженер, станокчы, слесарь, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручы, токарь, электромонтер, тегүчеләр кебек белгечләргә мохтаҗ.
Төзелешкә инженерлар, арматура һәм бетон белән эшләүчеләр, монтажник, ташчы, электр һәм газ белән эретеп ябыштыручылар кирәк. Транспорт өлкәсенә йөртүчеләр һәм электриклар җитми. Фәнни-техник өлкәгә – инженерлар, сәламәтлек саклау һәм социаль ярдәм күрсәтү өлкәләренә табиблар, шәфкать туташлары, фельдшер, социаль хезмәткәр, санитар, няня, массажистлар таләп ителә. Мәгариф өлкәсендә педагогларга, тәрбиячеләр, пешекчеләргә кытлык сизелә. Кунакханәләр, җәмәгать туклануы өлкәсе пешекчеләр, кухня хезмәткәрләрен эшкә чакыра.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Кадрлар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез