Ведомство мәгълүматлары буенча, бүгенге көндә 5961 татарстанлы белем бирү программаларына керешкән. Шуларның 4281е укуларын тәмамлап, квалификация турында документлар алган инде. 2026 елда төбәктә яшәүче 6284 кешене яңадан укыту планлаштырыла.
Белем алу 16 уку сәгатеннән алты айга кадәр дәвам итә һәм көндезге сәгатьләрдә, шул исәптән дистанцион технологияләр кулланып, үткәрелә. Хәзерге вакытта 12 белем бирү программасы бар. Алар – экскурсовод, химик анализ лаборанты, бульдозер машинисты, ясалма фәһем системалары белән эшләү буенча белгеч, промпт-инженер, программа белән идарә ителә торган станоклар операторы, стандартлаштыру буенча белгеч һәм башкалар.
Укуга гаризаны эшсезләр, пенсионерлар, 50 яшь һәм аннан өлкәнрәк гражданнар, мәктәпкәчә яшьтәге балалары булган эшләмәүче әниләр, Донецк Халык Республикасы һәм Луганск Халык Республикасында хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, махсус хәрби операциядә һәлак булган катнашучының гаилә әгъзалары, инвалидлар һәм башка категория вәкилләре бирә ала.
Россиядәге илкүләм проектлар – җәмгыять тормышының төп өлкәләрен үстерүгә юнәлдерелгән масштаблы дәүләт программалары. Алар РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан расланган илкүләм максатларга ирешүнең һәм 2030 елга кадәр илнең социаль-икътисади үсеше стратегиясен гамәлгә ашыруның төп инструментларының берсе булып тора.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез