Газетага язылу

Республикада күп балалы гаиләләргә 54 меңнән артык җир кишәрлеге бирелгән

Татарстанда өч һәм аннан да күбрәк баласы булган гаиләләргә җир кишәрлекләре бирү буенча киң колачлы программа дәвам итә. 21 ноябрьгә булган мәгълүматларга караганда, гариза биргән 72 249 күп балалы гаиләне җир алу исемлегенә кертү турында карар кабул ителгән. Шуның 18 158е – Казанга, 9 505е Чаллыга туры килә, дип хәбәр итә ТР Җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрлыгының матбугат хезмәте.

Бүгенге көндә республикада 61 192 җир кишәрлеге кадастр исәбенә куелган, шуның 11 520се – Казанда, 4 771е – Чаллыда.

Күп балалы гаиләләргә төрле муниципаль районнарда, шулай ук Татарстанның иң зур ике шәһәрендә барлыгы 54 451 кишәрлек уртак өлешле милеккә тапшырылган.

ТР җир һәм милек мөнәсәбәтләре министрының беренче урынбасары Артур Галиев күп балалы гаиләләргә булышу һәм аларны җир алу мөмкинлеге белән тәэмин итү министрлык эшендә төп юнәлеш булып калуын әйтте. Аның сүзләренчә, җир кишәрлекләренә ихтыяҗ югары булып кала һәм программа төбәк буенча меңләгән гаиләнең тормыш сыйфатына шактый зур йогынты ясый.

Җир бүлеп бирү эше республиканың барлык муниципаль берәмлекләрендә дә дәвам итә. Бу процедура ачык һәм үтә күренмәле, ә гариза бирүчеләргә рәсмиләштерүнең барлык этапларында консультация ярдәме күрсәтелә, диелә «Татар-информ» хәбәрендә. 

Күп балалы гаиләләргә ярдәм итү «Гаилә» илкүләм проекты максатларына туры килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре