Республикада бу атна ахырында һәм киләсе атна башында, көнбатыштан циклон үтеп керү сәбәпле, яңгырлы җылы һава урнашачак. Гидрометеоүзәк мәгълүматларына караганда, шимбә – 17 сентябрьдә республиканың күпчелек өлешендә яңгырлар явып үтәчәк.
Көндезге сәгатьләрдә һава температурасының +14...+19 градуска җитүе көтелә. Төнлә +7...+12 градус булыр, дип фаразлана. Якшәмбе – 18 сентябрьдә тагын да җылырак: көндез термометрның терекөмеш баганасы +17...+22 градус күрсәткеченә җитәчәк. Төнлә дә җылы: +9...+14. Урыны белән аз гына яңгыр.
Синоптикларның башлангыч фаразына караганда, дүшәмбе – 19 сентябрьдә Татарстанда җәй җылысы хөкем сөрәчәк. Кыска вакытлы, урыны белән яшенле яңгырлар булачак. Көндез һава температурасы +20...+..26 градуска җитәчәк, төнлә +11...+16 градус булачак. Сишәмбе – 20 сентябрь көнне исә республикага салкын һава агымы кереп, кыска вакытлы яңгырлар алып киләчәк. Көндез һава температурасы берникадәр төшә: +18...+23 градус җылы көтелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез