Газетага язылу

Республикада авыл хуҗалыгы кооперативларын үстерүгә 500 млн сум бүлеп бирелә башлаячак

Татарстанда быелдан авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерүгә 500 млн сумнан артык акча бүлеп биреләчәк, шул исәптән 200 млн сум – эшчәнлекләрен дәвам итүче кооперативларга республика бюджетыннан грант ярдәме күрсәтүгә. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» яза.

«Быел республика ярдәме юнәлешләре буенча үзгәрешләр планлаштырыла. Төп ставка фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның эш нәтиҗәлелеген арттыру өчен авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативларын үстерүгә куела», – дип сөйләделәр министрлыкта.

Моннан тыш, халык белән эшләү өчен азык үзәкләре төзүгә аерым игътибар биреләчәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре