Татарстанда 6 октябрьдән 13 октябрьгә кадәр АИ-92 маркалы бензин бик кыйммәтләнгән. Бу ягулыкның бәясе 1,61 сумга яисә литры 59,24 сумга кадәр арткан, дип яза Татарстанстат мәгълүматларына таянып.
Шул ук чорда АИ-95 маркалы бензин да кыйммәтләнгән. Ул 1,05 сумга арткан. Хәзер мондый ягулыкның литры 63,18 сум тора.
Республикада дизель ягулыгы да кыйбатланган. Ул 70 тиенгә арткан, литры 68,62 сум тора.
Татарстанда бәяләрнең иң аз үсеше АИ-98дә теркәлгән. Әлеге марка бензины 63 тиенгә генә кыйммәтләнгән, ягулык литры өчен 84,15 сумга кадәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез