«Быел ришвәтнең уртача күләме 702 мең сум булды. Күләм үсә бара. 2023 елда ул 219 мең сум иде, 2024 елда – 377 мең сум. Моның сәбәбе гомуми икътисади вәзгыять белән дә, инфляция белән дә бәйле. Әмма төп сәбәп – ачыкланган җинаятьләр структурасының үзгәрүе», – дип билгеләп үтте полиция хезмәткәре.
Аның сүзләренчә, ришвәтнең уртача күләме болай исәпләнә: барлык ачыкланган ришвәтләрнең гомуми суммасы эпизодлар санына бүленә. Уртача күрсәткечнең артуы эре коррупция килешүләрен ачыклау буенча эшнең нәтиҗәлелеген күрсәтә.
«Бу – оператив чараларны тагын да ныграк планлаштыру һәм аларның сыйфатын күтәрү нәтиҗәсе. Без җитди коррупция җинаятьләрен ачу өстендә максатчан рәвештә эшлибез, бу статистикада да чагылыш таба», – дип өстәде Николай Герасимов.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез