Республикада чәчү кампаниясе асылда төгәлләнде диярлек

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә чәчү кампаниясенең барышы һәм терлек азыгы әзерләү турында Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Ленар Гарипов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты. Республикада чәчү кампаниясе төгәлләнде диярлек.

Сабан культуралары 1 млн 726 мең га мәйданда чәчелгән - бу планнан 99%. 12 мең га кукуруз, 7 мең га соя, 10 мең га карабодай чәчәсе калган. 1125 га мәйданда бәрәңге һәм яшелчәләр утыртасы калган.

Утыз районда чәчү өгәлләнгән, калганнары - якындагы 2-3 көн эчендә. Үсемлекләрнең үсүе өчен һава торышы уңай. Чәчүлекләрнең торышы һәр җирдә дә яхшы.

37 район терлек азыгы әзерләүгә керешкән. 20 мең 910 га күпьеллык үлән, 4 мең 460 га көзге арыш чаптырылган. Беренче 90 мең тонна сенаж массасы һәм 313 тонна печән әзерләнгән.

Терлек азыгын вакытында әзерләү өчен аграрийларга терлек азыгы әзерләү техникасын мөмкин кадәр күбрәк тупларга, техник мөмкинлекләре түбән булган хуҗалыкларга механикалаштырылган отрядлар хезмәтен җәлеп итәргә куштылар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре