Проектта катнашуга Татарстанның 5 мең чамасы предприятиесе заявка тапшырган да инде.
Моңа кадәр предприятиеләр һәм оешмаларда үзләренең генә Мактау такталары гамәлдә булып килсә, хәзер республика күләмендәгесе барлыкка киләчәк. Шулай итеп, “иң-иңнәр” бөтен республикага танылачак. Әлеге проектның нәкъ менә Хәрби батырлык һәм хезмәт фидакарьлеге елында башланып китүе аерым бер әһәмияткә ия.
Кандидатураларны тәкъдим итү максималь дәрәҗәдә ачык булачак: лаеклы кандидатура турында карар, башлангыч профсоюз оешмасы тәкъдиме яки предприятие җитәкчесе карары нигезендә, хезмәт коллективының гомуми җыелышында кабул ителәчәк.
Әйтергә кирәк, алдынгыларны матди булмаган бүләкләү рәвеше – бик мөһим әйбер. Бүген без хезмәт кешесенең абруе торгызылуын зур канәгатьлек хисе белән күзәтеп киләбез. Хезмәт алдынгылары янә яңалыкларның төп геройларына һәм яшьләр өчен үрнәккә әйләнеп килә.
Совет дәүләте әле яңа гына оешкан чорда – 1920-30 нчы елларда мондый такталар социалистик ярышның мәҗбүри бер өлешенә әйләнгән. Аларга эшчеләр, инженерлар, хезмәт алдынгылары портретлары урнаштырылган. Планны арттырып үтәү, тел-теш тидергесез хезмәт, новаторлык, коллектив тормышында актив катнашу Мактау тактасына эләгү өчен төп таләпләргә әйләнгән. Ә соңрак, стахановчылар хәрәкәте башлангач, бу стендлар хезмәт рекордлары буенча чын мәгънәсендә мәгълүмат мәйданчыкларына әверелгән. Кыскасы, хезмәт кешесен шул рәвешле тану дистәләрчә еллар дәвамында үзенең нәтиҗәлелеген раслаган.
Тарих кабатлана. Безнең заманча һәм бик “җылы” электрон тактада хезмәт алдынгыларының портретлары, кыскача гына видеовизиткалары, хезмәт юллары һәм казанышлары турында эчкерсез сүзләр урын алачак!
Хәзерге вакытта, Яшел Үзәннән алып Баулыга кадәр, Татарстанның һәр почмагында хезмәт коллективларында фикер алышулар бара. Аларда чын мәгънәсендә хезмәт коллективының горурлыгына әйләнүчеләр электрон Мактау тактасына тәкъдим ителә.
Изге традицияләрне кадерләп саклап, бер үк вакытта яңаларын булдырабыз, дигән сүз бу. Күршедәге төбәкләр безнең тәҗрибәне кабул итеп, вакытлар узу белән Бөтенроссия мактау тактасы да пәйда булыр әле, бәлки, дигән өметтә калабыз. СССР чорында ВДНХда Бөтенсоюз Мактау тактасы булдырылып, аларда иң яхшы предприятиеләр һәм илнең тулы бер хезмәт династияләре урын алган бит.
Республикага чорыбызның чын мәгънәсендә хезмәт геройларын күрсәтик, җәмәгать!
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез