Газетага язылу

Республикада һава торышы үзгәрәчәк

Якын көннәрдә Татарстанда -20 градуска кадәр салкынайтачак. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Узган ялларда Татарстан көнбатыш циклонның читендә иде. Атмосфера фронтлары үткәндә республикада кар яуды, ә көнбатыш районнарда ул урыны-урыны белән салкыннар һәм бозлавыклар белән бергә барды.

Бүген, 13 гыйнварда, һава торышы үзгәрмәячәк. Республикада төнлә -4...-9 градус, көндез -1...-6 градус булачак.

14 гыйнварда төнлә күпчелек районнарда шулай ук кар, урыны белән буран булачак. Көндез атмосфера басымы үскән саен явым-төшем Татарстанның көньяк-көнбатышында гына сакланачак. Төнлә һәм иртән температура -7...-12 градуска кадәр төшәчәк, көнчыгышта аязганда -15 градуска кадәр. Көндез термометр баганалары -5...-10 градус күрсәтәчәк.

15 гыйнвар-республика Себер антициклоны перифериясенә чыгачак. Территориянең күпчелек өлешендә явым-төшем көтелми, әмма көньяк-көнбатышта, атмосфера фронты якын булу сәбәпле, төнлә әле бераз кар явуы ихтимал. Температура төшүен дәвам итәчәк: төнлә -10...-15 градус, көнчыгышта аязганда -18 градус, көндез -8...-13 градустан югары булмаска тиеш.

Татарстан Республикасы Гидрометүзәгенең якынча фаразлары буенча, җомга, 16 гыйнварда һәм шимбә, 17 гыйнварда, төбәктә салкын һава торышы урнашачак. Явым-төшем ихтималлыгы аз, көндез һава температурасы -10...-16 градус тәшкил итәчәк, төнлә ул -20 градуска кадәр һәм аннан да түбәнрәк төшәчәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре