Документ Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре вакытында янгын куркынычсызлыгын тәэмин итүгә, гражданнарның гомерен һәм сәламәтлеген саклауга, шулай ук физик һәм юридик затларның мөлкәтен саклауга юнәлдерелгән.
Режим гамәлдә булган чорда 3 класслы куркыныч пиротехник әйберләр куллану тыелачак. Тыю түбәндәге территорияләргә кагыла:
• Сәнәгать объектлары, транспорт инфраструктурасы (автомобиль юлларыннан тыш), ягулык-энергетика комплексы чикләреннән 500 метр радиуста;
• Торак-коммуналь хуҗалык, авыл хуҗалыгы объектлары, кешеләр күп була торган объектлар, автомобиль юллары, шәхси йортлар чикләреннән 30 метр ераклыкта;
• Күпфатирлы торак йортлардан 30 метр ераклыкта.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез