Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты буенча 200 км юл төзекләндерелгән

2025 елда Татарстанда «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында юл инфраструктурасын үстерү буенча масштаблы проектлар тормышка ашырыла. Бүгенгә илкүләм проект буенча планлаштырылган барлык объектларда да юл түшәмәләрен төзекләндерү һәм яңарту буенча күрсәткечләр 100 процентка җиткән.

Объектларның гомуми озынлыгы 200 километрдан артык, эшләрнең бәясе – 14,2 млрд сум, аларның 7,1 млрд сумы федераль бюджеттан бирелгән.

Проектның төп юнәлешләре – шәһәр агломерацияләре, төбәк һәм җирле юллар челтәре.

Агымдагы елда Казан агломерациясендә 21,8 км озынлыкта юллар төзекләндерелгән, аларның 7 километры – Казан шәһәренең урам-юллар челтәре. Казанда капиталь төзекләндерүнең әһәмиятле объектлары:

– Яңа Савин районында Октябрьская урамының Гагарин урамыннан Восстание урамына кадәр өлеше;

– Мәскәү районында Декабристлар урамының Воровский урамыннан Восстание урамына кадәр өлеше;

– Мәскәү районында Рәхимов урамының Васильченко урамыннан Ютазы урамына кадәр өлеше.

Чаллы агломерациясендә 11,3 км автоюл төзекләндерелгән. Шәһәр өчен төп объект – Яшьлек проспектының Тынычлык проспектыннан Чулман проспектына кадәр өлеше.

Түбән Кама агломерациясендә 2,99 км автоюлда капиталь ремонт башкарылган:

– Студентлар урамының Корабельная урамыннан Р.Гайнуллин урамына кадәр өлеше;

– Лесная урамының Мурадьян урамыннан Гагарин урамына кадәр өлеше.

Төзекләндерелгән төбәк юллары озынлыгы 164,7 км булган. Мәсәлән, Яшел Үзән районында Казан – Йошкар-Ола – Олы Күлбаш – Дөбъяз юлы, Балтач районында Арбор – Шеңшеңәр юлы, Әлки районында Алексеевск – Югары Колок юлы, Баулы районында Потапово – Томбарлы – Татар Кандызы юлы һәм башкалар.

«Республикада «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында юлларны төзекләндерү мәсьәләсе аерым контрольдә тотыла. Тормышка ашырыла торган чаралар халыкның тормыш сыйфатын арттыруны һәм төбәк икътисады үсешен тәэмин итә», – дип сөйләде Татарстанның Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының автомобиль юллары идарәсе җитәкчесе Кәрим Нурмөхәммәтов.

«Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты чараларын башкару түбәндәге максат күрсәткечләренә ирешергә мөмкинлек бирә:

– Норматив таләпләргә туры килгән төбәк әһәмиятендә юллар өлеше 52,23 процентны тәшкил итә;

– Норматив халәттә булган зур шәһәр агломерацияләре юллары челтәре – 85,27 процент;

– Норматив таләпләргә туры килгән һәм терәк челтәренә керә торган төбәк әһәмиятендәге автомобиль юллары өлеше – 85,18 процент.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

минниханов, миңнеханов

Көн хәбәре