Газетага язылу

Республикада яшәүче 117 сугыш ветераны берьюлы ике пенсия ала

Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм сугыш инвалидлары берьюлы ике пенсия – картлык буенча һәм инвалидлык буенча пенсия ала ала. Татарстанда мондый ветераннар саны 117 кеше тәшкил итә, дип хәбәр итә Россия Социаль фондының Татарстан бүлеге матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ».

Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм инвалидлар өчен бу ике пенсиянең уртача күләме – 63 мең сумнан артык.

Пенсия түләүләреннән тыш, Россия Президенты Владимир Путинның 2019 елның 24 апрелендәге указы нигезендә, сугыш ветераннарына ел саен 10 мең сум күләмендә түләү ала.

Моннан тыш, Бөек Ватан сугышы ветераннары ай саен акчалата түләү ала. Аның күләме сугышта катнашучылар өчен 6595,78 сум, ә сугыш инвалидлары өчен 8794,41 сум тәшкил итә. Шулай ук сугыш инвалидлары һәм катнашучыларының пенсиясенә ай саен 1000 сум күләмендә өстәмә матди ярдәм кушыла.

«Безнең бурыч – илебезгә тыныч күк йөзе бүләк иткән кешеләр турында кайгырту, аларга игътибар һөм ярдәм күрсәтү», – дип аңлатты Россия Социаль фондының ТР бүлеге җитәкчесе Эдуард Вафин.

Бүгенге көндә Татарстанда 92 фронтовик, 5,3 меңнән артык тыл хезмәтчәне һәм сугышта катнашучыларның меңнән артык тол хатыны яши.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре