Республикада яшәүче халыкларның телләрен, мәдәниятен үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Татарстан Халыклары дуслыгы йортында республикада яшәүче халыкларның туган телләрен, мәдәниятен саклау һәм үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. «Түгәрәк өстәл» утырышын Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары Ассамблеясы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин алып барды.

Парламент җитәкчесе искәрткәнчә, республикада 175 милләт вәкиле дус һәм тату яши. Татарстанда дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыруга, Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен яклауга, милли мәдәниятләрне саклауга һәм үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт программалары гамәлдә. Хәзерге вакытта Татарстанда 591 мәктәп – татар телендә, 84 – чуаш телендә, 20 – удмурт телендә, 16 – мари телендә, 3 – мордва телендә, берсе – иврит телендә, тагын берсе башкорт телендә эшли.

– Республикада Татарстан халыкларының туган телләрен, мәдәниятләр арасындагы нәтиҗәле элемтәне саклау өчен тиешле шартлар тудырылган, – диде Фәрит Мөхәммәтшин. – Федераль үзәк ярдәмендә мигрантларны социаль-мәдәни адаптацияләү, тел һәм мәдәни күптөрлелекне саклау, үстерү һәм аларга ярдәм итү, демографик күрсәткечләрне яхшырту өлкәсендә проблемалы мәсьәләләрне хәл итү буенча эзлекле эш алып барыла. Бу мәсьәләләр безнең даими контрольдә булырга тиеш.

Фәрит Мөхәммәтшин республика парламенты утырышларының берсендә депутатларның туган телләрне өйрәнүгә кагылышлы тәкъдимнәр турында җентекләп фикер алышуын да искә алды. «Федераль үзәк безнең һәм башка төбәкләрдәге депутатларның борчылуын ишетте. «Туган тел (Россия Федерациясе халкы теле) һәм/яки Россия Федерациясе Республикасының дәүләт теле» атамасын саклап калдык», – диде Дәүләт Советы Рәисе.

Быелның июнендә Россия Дәүләт Думасы тарафыннан рус телен яклау турында канун кабул ителде. Июль аенда Россия Президенты Владимир Путин Указы нигезендә РФ Дәүләт тел сәясәте нигезләре расланды. Алар нигезендә, аерым алганда, Россия халыклары телләрен саклау да гарантияләнә. «Татарстан халыклары Ассамблеясы Халыклар дуслыгы йорты белән берлектә бу бурычларны тормышка ашыруда катнашырга тиеш. Алга таба да телләрне саклау өчен уңайлы мохит булдыру, милли мәдәниятләрне үстерү, республика иминлегенең нигезе буларак милләтара тынычлыкны һәм татулыкны ныгыту проектларын гамәлгә ашыру өстендә эшләүне дәвам итәргә кирәк», – диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Утырыш кысасында Дәүләт Советы депутаты, Татарстан Халыклары ассамблеясы советы башкарма комитеты җитәкчесе Ренат Вәлиуллин ассамблеяның республикада яшәүче халыкларның туган телләрен саклауга бәйле проектлары турында сөйләде. Ул билгеләп үткәнчә, якшәмбе мәктәпләре һәм бүлекләре эшчәнлеге мөһим юнәлешләрнең берсе булып тора. Узган ел республикада шундый 111 бүлек эшләгән, аларда 30 милләтнең теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре өйрәнелгән.

Утырышта катнашучылар Татарстан Халыклары дуслыгы йортының яңартылган бинасын да карады. Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелегенә ремонт үткәрүдә ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде, төзүчеләрне котлады.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре