Татарстанда айлык уртача хезмәт хакы иң зур булган тармакларны атап үткәннәр. Бары тик бер өлкәдә генә хезмәт хакы 130 мең сумнан күбрәк. Бу хакта «Татарстанстат» хәбәр итә.
Фәнни тикшеренүләр һәм эшләнмәләргә җәлеп ителгән белгечләрнең хезмәт хакы иң югары дәрәҗәдә – 131,5 мең сум. Мәгълүмат һәм элемтә өлкәсе хезмәткәрләре икенче урынга чыккан – 128,5 мең сум. Иминият һәм финанс оешмаларында эшләүчеләрнеке– 124,5 мең сум.
Сәламәтлек саклау, җәмәгать туклануы, кунакханә бизнесы, сәүдә өлкәсе хезмәткәрләре 100 мең сумнан кимрәк алып эшли.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез