Республикада көчле томан күзәтелә: юлларда сак булыгыз

20 октябрьдә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә һәм Казанда урыны белән томан көтелә. Бу хакта ТР Гидрометеорология үзәге хәбәренә сылтама белән «Татар-информ» яза.

Машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә аеруча игътибарлы булырга һәм беренче карашка гади, әмма мөһим саклык чараларын үтәргә киңәш ителә, дип искәрттеләр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Җәяүлеләргә урам һәм юл аша чыкканда игътибарлы булырга, транспорт чараларын йөртүчеләргә тизлекне киметергә һәм юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. Машина йөртүчеләргә шулай ук ихтыяҗ булмаганда бер полосадан икенчесенә күчмәскә, алдагы транспорт чарасын узмаска киңәш ителә.

Гадәттән тыш хәл килеп чыккан очракта, ашыгыч ярдәм телефоннары буенча мөрәҗәгать итегез.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре