Татарстанда тагын биш кеше: 1940,1941, 1958 елда туган өч ир-ат һәм 1944 һәм 1955 елда туган ике хатын-кыз коронавирус инфекциясеннән үлгән.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә билгеләнгән. Вирус идентификацияләнгән», — дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Республикада Сovid-19 инфекциясеннән барлыгы 360 үлем очрагы теркәлгән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез