Газетага язылу

Республикада кош аулауга рөхсәт бирүгә гаризалар кабул итә башладылар

Татарстанда аучылык җирләрендә кош-корт аулауга рөхсәт бирүгә гаризалар кабул итү башланды. Аучылык планлаштырылган районга карамастан, республика территориясендәге күп функцияле үзәкнең теләсә кайсы филиалына мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Гаризаларны, билгеләнгән ау срокларына карамастан, бер үк вакытта барлык төр кошларга да кабул итәләр. Бу этләр һәм аучы кошлар белән дә, алардан файдаланмыйча да ауга кагыла.

Рөхсәт алу өчен паспорт, аучылык билеты, гариза һәм 650 сум күләмендә дәүләт пошлинасы түләү турында квитанция кирәк булачак. Кыр тавыгын аулауга рөхсәт алганда хайваннар дөньясы объектларыннан файдаланган өчен дә түләргә кирәк – бер баш кош өчен 20 сум.

Документны мөрәҗәгать итүченең вәкиле дә алырга мөмкин. Моның өчен язма ышаныч кәгазе, ике якның документлары, аучылык билеты, гариза, шулай ук дәүләт пошлинасын түләү һәм кыр тавыгын аулаганда җыем квитанцияләре кирәк булачак, диелә «Татарстан-24» хәбәрендә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Экологик иминлек» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре