Газетага язылу

Республикада MAX мессенджерында 1,3 меңнән артык рәсми мәктәп каналы булдырылды

Татарстанда MAX мессенджерында белем бирү учреждениеләренең 1,3 меңнән артык рәсми каналы булдырылды. Бу хакта ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР Мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Рәмис Мөҗипов хәбәр итте, дип яза «Татар-информ».

Аның сүзләренә караганда, бу каналларга язылучылар саны 447 989 кешегә җиткән, бу узган елгы күрсәткечләрдән 239 процентка күбрәк. Мәктәп каналлары социаль челтәрләрдәге мәктәп сайтлары һәм бергәлекләр белән беррәттән мәгълүматның өченче рәсми чыганагы булды.

Мөҗипов билгеләп үткәнчә, илебез платформасына күчү элек кулланыла торган «Сферум» сервисы белән интеграция нәтиҗәсендә шома узган. MAX та педагоглар өчен файдалы функцияләр сакланган һәм киңәйтелгән – интерактив такта, документлар җыю, сыйныф чатлары, электрон көндәлек һәм расписание белән интеграция.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Белешмәләр икътисады һәм дәүләтнең цифрлы үсеш-үзгәреше» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре