Республикада махсус операция катнашучылары индивидуаль программалар буенча тернәкләнү уза

Татарстанда махсус операция катнашучылары өчен «Россия Спорты» дәүләт программасы кысаларында тернәкләндерү һәм адаптация программалары эшли.

Ярдәмне Казанда №7 Шәһәр клиник хастаханәсендә һәм «Восхождение» оешмасында алып була. Бу хакта Татарстанның Спорт министрлыгында хәбәр иттеләр, дип яза «Татар-информ».

«Восхождение» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә махсус операциядә инвалидлык алган кешеләр өчен 40 урынлы стационар бүлек эшли.

Һәркем өчен социаль хезмәтләр күрсәтү программасы һәм инвалидны тернәкләндерү һәм абилитация программасы нигезендә индивидуаль тернәкләндерү маршруты эшләнә. Бөтен эш әлеге хезмәтләрне алучыларның тормыш эшчәнлеген чикли торган факторларны җиңүгә юнәлдерелгән.

Хәрби хәрәкәтләр инвалидларына барлык хезмәтләр чираттан тыш һәм тулысынча бушлай күрсәтелә. Тернәкләндерү курсы 15 көн дәвам итә. Аны стационарда ике елга бер тапкыр, ә көндезге базада елга ике тапкыр узарга мөмкин.

Үзәктә махсус операция катнашучылары психологик ярдәм ала, хәрәкәт күнекмәләрен торгыза, мөстәкыйль тормыш алып барырга һәм тернәкләндерүнең техник чараларын кулланырга өйрәнә. Биредә йорт хуҗалыгы алып барырга өйрәтү өчен махсус җайлаштырылган фатир да бар. Шулай ук үзәк мәшгульлек хезмәте белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Махсус операция катнашучыларына һөнәрләрен билгеләргә, туры килерлек эш урыны табарга һәм эшкә урнашырга ярдәм итәләр.

Тернәкләндерү һәм хокукый консультацияләр кебек ярдәм чаралары турында тулырак мәгълүмат алу өчен махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзалары «Ватанны саклаучылар» фондының Татарстанның барлык районнардагы филиалының социаль координаторларына мөрәҗәгать итә ала.

Адаптив спортны үстерү «Россия спорты» дәүләт программасының мөһим өлеше булып тора һәм инвалидлыклары булган кешеләрне, шул исәптән, махсус операция ветераннарын һәм катнашучыларын реабилитацияләүдә һәм социаль адаптацияләүдә төп роль уйный. 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре