Газетага язылу

Республикада соңгы 5 айда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларның антирейтингын булдырганнар

Татарстан Хөкүмәтенең Юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе быел гыйнвардан май аена кадәрге чорда йөртүчеләре юл хәрәкәте кагыйдәләрен иң еш бозган оешмаларның яңартылган рейтингын игълан иткән.

Антирейтингта Казанда һәм республиканың башка зур шәһәрләрендә урнашкан предприятиеләр “алдынгылыкка” чыккан. Беренче урында – “Лаборатория РТХ” компаниясе: әлеге оешманың йөртүчеләре барлыгы 434 тапкыр юл кагыйдәләрен бозган.

“Казан май комбинаты” (401 бозу очрагы) икенче урынга чыккан. Казаннан “ПАТП 2” предприятиесе (298 бозу очрагы) – өченче урында. Моннан тыш Әлмәт шәһәренең “НЕФТЕСТРОЙЭНЕРГО” оешмасы (287), Казанның “ПК ПРОФСНАБ” оешмасы (290) исемлектәге бишлеккә кергән. Шулай ук Алабугадан “АВП ГРУПП” (262), Чаллыдан “РАЙЗ” һәм “Стройстиль” фирмалары (276 һәм 226), шулай ук “ПСО Казань” (217) антирейтингка эләккән.

Казаннан “СТР” компаниясе (213 бозу очрагы) исемлектә соңгы урынны алган. Югарыда телгә алып үтелгән 10 компания йөртүчеләре барлыгы 2900дән артыграк юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу очрагына юл куйган. Шул ук вакытта Эчке эшләр министрлыгының Дәүләт автомобиль инспекциясе мәгълүматлары буенча, ел башыннан бирле юлларда 1072 авария теркәлеп, 116 кеше һәлак булган. 1303е җәрәхәтләнгән яки имгәнгән.

Әлеге мәгълүматлар юл хәрәкәләрендә катнашучыларның барчасы өчен җитди сигнал булып тора. Хөкүмәт комиссиясе оешмаларның җитәкчеләрен хезмәткәрләренең юл кагыйдәләрен үтәвенә контрольне көчәйтергә һәм даими инструктажлар үткәрергә чакыра. Кагыйдәләрне санга сукмау, тизлекне арттыру һәм юлдагы башка тәртипсезлекләр административ җаваплылыкка китереп кенә калмыйча, кешеләрнең гомере һәм сәламәтлегенә дә яный.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре