Республикада Татарстан Рәисе исемендәге «Мәрхәмәтле Татарстан» премиясе булдырылды

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Дәүләт Советына еллык юлламасында волонтерлыкны һәм хәйриячелекне үстерүгә керткән өлешләре өчен тапшырылачак яңа Рәис премиясе – «Мәрхәмәтле Татарстан» булдырылуын игълан итте.
«Без катлаулы вакытларның җәмгыятьне ничек берләштергәнен күрәбез. Татарстанлылар йөрәк кушуы буенча безнең сугышчыларыбызга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итә, фронтка һәм безнең карамактагы Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләренә гуманитар ярдәм җыя. Бу мөһим эш өчен барыгызга да рәхмәт белдерәсем килә», – диде Миңнеханов.
Ул кешеләргә бушлай ярдәм итү һәм хезмәт күрсәтүнең бүген аеруча әһәмияткә ия булуын ассызыклады. Бу уңайдан «Татарстан Республикасы волонтерлыгын үстерүгә керткән өлеше өчен» мактау билгесе дә булдырылды.
Рәис сүзләренчә, яңа бүләкләр актив гражданлык позициясен күрсәтүчеләрнең, башкаларга ярдәм итүчеләрнең һәм Татарстанда мәрхәмәтлелек, үзара ярдәм традицияләрен ныгытучыларның казанышларын тану символы булачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Рөстәм Миңнеханов фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән Татарстан Рәисе СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" Раис санкции импортозамещение "контрактчыларның минниханов

Көн хәбәре