Республикада төнгә кадәр көчле җил исү дәвам итәчәк

Татарстанда якшәмбе төнгә кадәр көчле җил саклана. Бу хакта ТР Гидрометүзәге кисәтү җибәрде.

8 ноябрь кичендә һәм 9 ноябрь төнендә республиканың кайбер районнарында, шул исәптән Казанда, секундына 15-18 метрга кадәр көчле җил исү дәвам итәчәк.

Бофорт шкаласы буенча, секундына 13,9-17,1 метрга тиң җил көчле, ә 17,2-20,7 метрга тиң җил бик көчле дип атала.

Шул ук вакытта, ТР башкаласында бүген төнге сәгатьләрдә үк барлыкка килгән томан саклана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре