Республикада торак тапшыру буенча еллык план 91 процентка үтәлгән

Татарстанда торак тапшыру буенча еллык план 91 процентка үтәлгән. Әлегә барлыгы 2 млн 980 мең кв. м торак мәйданы кулланышка кертелгән.

Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Дамир Шәйдуллин әйтүенчә, коммерция төзелеше буенча планлаштырылган күләмнең 38 проценты тапшырылган. Барлыгы 639 мең кв. м мәйданда күпфатирлы 80 йорт, дигән сүз бу. Социаль ипотека буенча еллык план исә 77 процентка үтәлгән. Планда каралган 35 йортның 16 сы әзер. Аларның гомуми мәйданы 125 мең кв. м тәшкил итә. Шәхси торак төзелешенә килгәндә, тапшырылган йортларның гомуми мәйданы – 2 млн 215 мең кв. м.

Дамир Шәйдуллин аерым категориядәге гражданнарны торак белән тәэмин итү программалары турында да сөйләде. Әйтик, «Яшь гаилә» категориясендәге 69 гаиләнең 65 е субсидиядән файдаланган инде. Тагын дүртесе үзләренә уңайлы торак эзли. Быел 27 күпбалалы гаилә торак алырга тиеш. 17 се сертификатларын эшкә җиккән. Дәүләт торак фонды калганнарына торак сайлый.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре