Республикада торак төзелеше буенча еллык планның яртысыннан артыгы - 56%ы үтәлгән

Республикада торак төзелеше буенча еллык планның яртысыннан артыгы - 56%ы үтәлгән. Абсолют саннарда бу 1 млн 814 мең квадрат метр. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципалитетлар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда ТР Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Коммерциячел линия буенча төзелә торган 47 күп фатирлы йортның мәйданы 311 мең кв. метрдан артып киткән. Бу планлаштырылган еллык күләмнең 18%ын тәшкил итә. Шулай ук социаль ипотека программасы буенча төзелә торган 35 йортның 6сы тапшырылган. Аларның гомуми мәйданы 69 мең кв. м. Программа 43%ка үтәлгән. Еллык план билгесен индивидуаль торак төзүчеләр узган - 101% яки 1 млн 434 мең кв. м.

Ятим балалар өчен билгеләнгән 123 торак урынга ике дәүләт контракты төзелгән. Бу фатирлар 17 муниципаль берәмлектә урнашкан. Өченче дәүләт контракты предметы булып 81 торак торак урын тора. Бүгенге көндә республиканың җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы аларны сатып алуга аукцион игълан итү буенча чаралар үткәрә.

Яшь гаиләләр категориясендә субсидия акчаларын 25 алучы кулланган. Тагын 41 гаилә үзләре өчен яраклы торак эзли. Күп балалы гаиләләр өчен билгеләнгән 27 торак бинаның гомуми мәйданы - 2 мең 356 кв. м. Барлык сертификатлар рәсмиләштерелгән. Әлеге категория вәкилләре өчен Дәүләт торак фонды тарафыннан торак урыннар сайлап алу алып барыла.

Мәҗбүри күчеп килүчеләр, Ерак Төньяктан күчеп килүчеләр һәм чернобыльчеләр категориясендә әлегә торак сатып алынмаган бер алучы кала. Ике гаилә күченде инде.

«Күп балалы гаиләләр өчен җир кишәрлекләрен төзекләндерү» яңа республика программасы буенча су белән тәэмин итү объектлары исемлеге республика Министрлар Кабинеты карары белән расланды. Аңа 4 муниципалитеттагы 5 объект кергән.

Юлларны төзекләндерү объектлары исемлеге республиканың Финанс министрлыгы белән ведомствоара килештерү узган һәм Министрлар Кабинетында раслана.

«Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча өч объектның икесе - Югары Ослан һәм Чирмешән районнарында эшләнә. Алар буенча төзелеш-монтаж эшләре тиешенчә 23 һәм 30%ка башкарылган. Июнь аенда Лаеш районының Урта Девятово авылында автомобиль юлы буенча эшләр башланачак.

Быел «Мәгариф» өлкәсендә төзелә торган 11 объект исәбенә 6 гомуми белем бирү мәктәбе керә. Шуларның узган елдан калган һәм «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасына кертелгән берсе төгәлләнгән. Бу - Кукмара шәһәрендәге башлангыч сыйныфлар бинасы. Гомумән алганда, мәктәпләр буенча эшләр 38%ка башкарылган. Мәгариф тармагының башка 5 объекты - балалар бакчалары. Алар буенча эшләр 28%ка башкарылган.

Сәламәтлек саклауда программалар буенча 53 объект төзү каралган. Барлык 47 фельдшер-акушерлык пункты да эшләнә Алар буенча үтәлеш 56% дип бәяләнә. Башка алты медицина объекты төзелешендә төзелеш-монтаж эшләренең гомуми күләменең 41%ы үтәлгән.

Яшьләр сәясәте буенча 11 объект төзелә. Өч яшьләр үзәге төзелешендә 41% үтәлеш теркәлә. Балаларны савыктыру лагерьларын төзү программасы буенча планлаштырылган эшләрнең 29%ы башкарылган.

Спорт министрлыгы белән берлектә гамәлгә ашырыла торган программаларга 23 объект кертелгән. Бу дүрт ябык футбол манежы, анда үтәлеш 29% тәшкил итә, 67% үтәлеш белән 18 универсаль спорт мәйданчыгы. Казанда һәм Арча районында ике спорт мәйданчыгы төзелеше төгәлләнгән Һәм Футболны үстерү үзәге. Аның әзерлеге 39% дип бәяләнә.

«Мәдәният» тармагында «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы буенча 4 объект төзелә. Мамадыш шәһәрендә күп функцияле үзәк төзелеп беткәч, аларның гомуми үтәлеше 35%ка җиткән. Зеленодольск районындагы Кайгырту йорты «Гаилә» илкүләм проектына керә. Бу объект 63%ка әзер.

«Экологик иминлек» илкүләм проекты буенча Казанда ләм кырларын рекультивацияләү дәвам итә. Гомуми күләмнең 90%ы әзер.

Өч республика программасына кергән 25 объект төзелеше барышы турында. 16 башкарма комитет төзелешендә эшләр 44%ка башкарылган. Зеленодольск районында бер объект тапшырылган.

Халыкка комплекслы хезмәт күрсәтү өчен 7 пункт төзелешендәге эшләр 54% дип бәяләнә. 1 июньдә Чүпрәле районында объект төзелеше башланачак. Актаныш һәм Биектау районнарында янгын сүндерү деполары биналары төзелешендә эшләр 25%ка башкарылган.

Җәмәгать киңлекләрен үстерүнең федераль һәм республика программалары буенча 61 объектның 10сы инде төгәлләнгән. 47 объектта эшләр алып барыла. Бүгенгә программа чараларының гомуми үтәлеше 19% тәшкил итә. Инженерлык челтәрләрен модернизацияләү буенча республика һәм федераль программаларны гамәлгә ашыру турында мәгълүмат.

Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү программасы буенча июнь ахырына кадәр калган 6 объект буенча контрактлар төзеләчәк, чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау программасының калган 2 объекты буенча да шундый ук срокларда контрактлар төзү планлаштырыла.

«Торак пунктларда урамнарны яктыртуны торгызу» программасы буенча республиканың 401 җирлегендә эшләр башкарылачак. Торглар игълан ителгән. Дәүләт контрактын төзү 16 июньгә планлаштырылган. Бүгенге көндә бюджет учреждениеләрендә блок-модуль котельныйлар һәм тыштан урнаштырыла торган казаннарны урнаштыру һәм газ бүлү һәм газ куллану челтәрләрен реконструкцияләү һәм төзү программалары буенча Министрлар Кабинеты күрсәтмәләре проектлары ведомствоара килештерү этабында тора.

Коммуналь инфраструктураны модернизацияләүнең республика программасы буенча йөз объекттан июнь ахырына кадәр дүртесе буенча контракт төзергә кала.

Халыкны эчәр сулар белән тәэмин итү программасы буенча планлаштырылган күләмнең 35%ы үтәлгән. Хәзер подрядчыларда 52 объекты эшләнә. Барлыгы 17 объект тәмамланган, шул исәптән 12сен подрядчылар соңгы ике атнада тапшырган. Подрядчылар торгланган 13 объектны июньдә башларга тиеш.

Чистарту корылмаларын модернизацияләү һәм канализация челтәрләрен капиталь ремонтлау буенча гомуми үтәлеш 7% тәшкил итә. Торгланган тагын ике объект буенча эшләр июнь уртасына кадәр башланачак.

Гомумән алганда, коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасының республика һәм федераль өлеше буенча үтәлеше 17% тәшкил итә. Подрядчылар 56 объектта эшли. Торгланган башка объектлар буенча эшләр июнь аенда башланырга тиеш. «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасының барлык дүрт объекты буенча да эшләр башланган, планлаштырылган күләмнең 30%ы үтәлгән.

Хезмәтне саклау буенча комплекслы чаралар дәвам итә. Ай дәвамында җитештерүдә имгәнү очраклары өлешендә нуль статистика теркәлә. Хезмәтне саклау законнары таләпләрен үтәү контроль-күзәтчелек органнары белән беррәттән тармак берләшмәләре үткәрә торган тикшерүләрнең төп максаты булып тора.

Үзлегеннән җайга салынучы оешмалар ел башыннан бирле 1129 тикшерү уздырган, аларның нәтиҗәләре буенча тәртип бозучыларга карата дисциплинар йогынты чаралары 447 тапкыр кулланылган.

Дәүләт төзелеше күзәтчелеге инспекциясе нәтиҗәле эшли. Ведомство вәкилләре төзелеш мәйданнарына 662 тапкыр чыккан. Тикшерүләр нәтиҗәсендә административ җаваплылык турында 191 карар кабул ителгән.

Дәүләт һәм республика программалары буенча төзелә торган объектлар Баш инвестиция-төзелеш идарәсе тарафыннан тикшерелә. Биредә максималь нәтиҗәлелек турында сөйләргә була: 895 тикшерү вакытында 2 мең 45 хокук бозу ачыкланган, шуларның 1 мең 610ы төзәтелгән.

Санитар-экологик ике айлыкның ике аенда Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 111 хокук бозу очрагы ачыкланган, 68 беркетмә төзелгән. 33 юридик һәм 35 вазыйфаи зат җавапка тартылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов минниханов

Көн хәбәре