Республикада узган тәүлектә коронавирусның 32 яңа очрагы расланган

Тәүлек эчендә Татарстанда коронавирусның 32 яңа очрагы теркәлгән. Бүгенге көндә республикада барлыгы 5 мең 404 очрак. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина хәбәр итте.

"Авыру күрсәткече 100 мең кешегә 145,1 тәшкил итә, бер атна эчендә авыручылар 0.6% ка үсте", - диде Авдонина.

Узган атнада Татарстанда 218 йоктыру очрагы теркәлгән. Тәүлек эчендә 5 мең 356 тикшерү үткәрелгән. Республикада барлыгы 423 мең тест уздырганнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

коронавирус

Көн хәбәре