Газетага язылу

Республикада хәрәкәт чикләнгән федераль трассаларда 200гә якын кар җыю машинасы эшли

Буран аркасында автобуслар һәм йөк машиналары хәрәкәте чикләнгән Татарстан территориясе аша уза торган федераль трассаларда 177 берәмлектән артык кар чистарту техникасы эшли. Трассаларны бозлавыкка каршы материаллар белән эшкәртәләр.

Идел-Нократ юлының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, техника М7 трассасының Татарстан участокларында, шулай ук Яшел Үзән – Йошкар–Ола, Казан-Оренбург, Казан – Буа автомобиль юлларында, Цивильск – Ульяновск трассасының Татарстан участогында эшли. Эшләр һава шартлары яхшырганчы дәвам итәчәк.

Авыр хәлләр килеп чыккан очракта юл хәрәкәтендә катнашучыларга тәүлек буе эшли торган Идел-Нократ юлы диспетчерлык хезмәтенә (843) 273 54 08 телефоны буенча яисә ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номеры 112 буенча мөрәҗәгать итәргә киңәш ителә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре