Бу «Казан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгенә баручы юлда транспорт хәрәкәтен җайга салырга мөмкинлек бирәчәк. Әлеге түләүсез маршруттан Республикакүләм ифтарга чакыру билетын күрсәтеп файдаланырга мөмкин.
Поездлар «Казан-Пасс.» һәм «Казан» Халыкара аэропорты» станцияләре арасында шушы расписание буенча йөриячәк:
Беренче шәһәр яны поезды «Казан-Пасс» станциясеннән 15:10 сәгатьтә китә. Кире кайтканда поезд «Казан» Халыкара аэропорты» станциясеннән 19:40 сәгатьтә кузгала.
Икенче шәһәр яны поезды «Казан-Пасс.» станциясеннән 15:50 сәгатьтә китә. Кире кайтканда поезд «Казан» Халыкара аэропорты» станциясеннән 20:30 сәгатьтә кузгала.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез