Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Юл салучылар җиң сызгана: кар эреп бетүгә автомобиль юлларындагы чокыр-чакырларны ремонтлау, искеләрен яңарту эшенә керешәчәкләр. Быел Татарстанда «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысасында төбәк дәрәҗәсендәге 200 чакрым юл төзекләндереләчәк. Шулай ук ун күперне яңартачаклар.
Яз иртә килә, ди игенчеләр. Инде узган атнада тугыз район уҗымнарны тукландыруга да кереште. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, барлыгы 485 мең гектарда көзге культураларны һәм 309 мең гектарда күпьеллык үләннәрне ашлыйсы бар. Быел чәчү 1,7 млн гектарда башкарылачак.
Борынгы татар көйләрен яңарту максатыннан «Татнефть» компаниясе тарафыннан 2021 елда булдырылган «Кадим Әлмәт» этномузыкаль коллективы Россиядә генә түгел, аннан читтә дә яхшы мәгълүм. Ансамбльнең Истанбулның тарихи үзәгендәге чыгышы моны тагын бер кат раслады.
Авыл хуҗалыгы, машина төзелеше, нефть химиясе. Татарстанның Беларусь һәм аның төбәкләре белән хезмәттәшлекне ныгыту өчен мөмкинлекләре шактый. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу хакта Казан Кремлендә Беларусьның Брест өлкәсе башкарма комитеты рәисе Петр Пархомчик белән очрашуда әйтте.
Була бит шундый кешеләр: яше барган саен матурлана, олыгайган көнендә дә йөзендә ягымлылыгы, яшәү дәрте сизелеп тора.
Фикер өстәү
Фикерегез