«Илкүләм проект кысаларындагы дәүләт ярдәме – туризм индустриясен үстерү өчен төп этәргеч. Ул эшкуарларга безнең белән бергә инфраструктураны яңартырга, яңа тарту нокталары булдырырга һәм туристлар өчен уңайлылыкны арттырырга мөмкинлек бирә. Проектларның 19 районда тормышка ашырылуы мөһим, чөнки бу бөтен республика буенча туризмны комплекслы үстерүгә ярдәм итә», – дип белдерде агентлыкка Дәүләт комитеты Рәисе Сергей Иванов.
Илкүләм проект акчасына, эшкуарларның өстәмә финанславы белән, Татарстан Республикасының урнашу урыннары, туристлык объектлары һәм юл сервисының күп функцияле зоналары территориясендә инфраструктура булдырылачак. Бу исә туристларга күрсәтелә торган хезмәтләрнең исемлеген һәм сыйфатын арттырырга мөмкинлек бирәчәк.
Конкурс «Туризм һәм кунакчыллык индустриясе» илкүләм проекты буенча уздырылды.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез