Газетага язылу

Республиканың җәмәгать судьялары сайланды

Бүген Дәүләт Советы утырышында республиканың берничә суд участогына җәмәгать судьялары сайланды. Кандидатларны Татарстан Югары Суды рәисе Азат Гыйльметдинов тәкъдим итте.

Законлылык һәм хокук тәртибе комитеты тәкъдиме белән (аның карары белән комитет рәисе урынбасары Ринат Фазылов таныштырды) парламентарийлар өч елга җәмәгать судьялары итеп Светлана Закированы (Баулы районы буенча 1 нче суд участогына), Эльнара Гәрәеваны (Казан шәһәре Совет районы буенча 12 нче суд участогына), шулай ук вәкаләтләре срогы чикләнмичә Булат Мөхәммәтшинны (Казан шәһәренең Вахитов районы буенча 6 нчы суд участогына) һәм Мария Соколовскаяны (Зеленодольск суд районы буенча 1 нче суд участогына)  сайладылар.

Депутатлар шулай ук Чаллы шәһәренең 1 нче суд участогы буенча җәмәгать судьясы вазыйфаларын башкаруны йөкләү өчен отставкадагы судья Светлана Дарьина кандидатурасын расладылар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре